14 июль 2020 яңалыклары
-
Мордва Афонькәсендә яшәүче хуҗабикә кыяр тозлау рецепты белән уртаклашты
Мордва Афонькәсе авылында яшәүче Наталья Семкичева тозлаган, кайнаткан яшелчәләрнең, җиләк-җимешнең хәтта банка исәбе дә төгәл генә әйтә алмады. Инде кыярның да, яңа уңышның байтак өлеше караңгы салкын базда урын алган.
-
Чирмешәндә чыгарылыш сыйныф укучыларының дүрт фәннән имтиханнары калган
16 июльдә 60 укучы – җәмгыять белеменнән, 20 егет һәм кыз химиядән сыналачак. 20 июльдә 33 бала биологиядә бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Бу көнне 5 укучы чит телдән - язма рәвештә, 22 июльдә телдән сынау тота.
-
Түбән Кәминкә буасында аккошлар күбәйгән
Түбән Кәминкә авылы буасында җәйләүче бер пар аккош су өстендә инде бәпкәләре белән йөзә.
-
Чирмешән районында печәнгә кытлык булмас
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә планлаганның 188 проценты күләмендә, ягъни 12 мең 597 тонна печән әзерләнгән.
-
Чирмешән районы авылларының күбесендә чүп үләннәре үстермиләр
Узган өч айда районның административ комиссиясендә сигез эш каралган, төзекләндерү кагыйдәләрен бозган ике кешегә әлегә кисәтү ясалган, алты кешегә 2әр мең сум күләмендә штраф салынган.