25 кубометр сыешлы башня ярдәмендә 51 йортлы бу авылда чиста су өзлексез биреләчәк, хәтта җәйге вакытта да халык суга тилмермәс.
Башняны чишмәдән сузылган линиягә тоташтырганнар. Монда җир эшләре дә төгәлләнү ягында.
-Соңгы вакытта авылда су белән өзеклекләр булды, аны чишмәдән насос белән кудыра идек, - ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов. -Уйладык, киңәштек тә, башня бастырырга, моңа үзсалым акчаларын кулланырга булдык. Рәхмәт, подрядчы да үзебезнең районда ук табылды – җирлекнең, район Советының үткән чакырылыштагы депутатыбыз Ирек Нуретдинов бригадасы, рәхмәт, эшне озакка сузмады.
Нет комментариев