Чирмешән районында ике авылда су линияләре яңартылды
Шешминка авыл җирлегендә урнашкан ике авылда: Шешминкада һәм Андреевкада быел республика программасы нигезендә су линияләре яңартылды.
- Бу авылларда чиста су кытлыгы – иң зур проблема иде, ниһаять, ул хәл ителде. Шешминкада - 9 километр 116 метр, Андреевкада 1 километр 600 метр арада яңа су торбалары сузылды, - ди Шешминка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов. – Ике авылда да яңа су башнялары урнаштырылды, су алу өчен Шешминкада - 15, Андреевкада 5 гидрант куелды. Күп кеше, мөмкинлектән файдаланып, өйләренә, йортларына су керттереп калдырдылар.
Инде байтак вакыт явым-төшем булмауга карамастан, бу көннәрдә әлеге авылларда краннарда суның беткәне юк.
фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев