Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Чирмешән районында 165 кеше эшсезлек буенча пособие ала

Февраль башында алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район мәшгульлек үзәгендә 168 эшсез исәптә тора, шуларның 165се эшсезлек буенча пособие ала. Райондагы оешмалар тәкъдим иткән 48 вакансия дә әлегә буш. Бер айда район мәшгульлек үзәгенә 85 кеше мөрәҗәгать иткән, 43се эш эзләүче буларак исәпкә куелган һәм эшсез дип табылган. 30 якташыбызга пособие түли...

Февраль башында алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, район мәшгульлек үзәгендә 168 эшсез исәптә тора, шуларның 165се эшсезлек буенча пособие ала. Райондагы оешмалар тәкъдим иткән 48 вакансия дә әлегә буш.

Бер айда район мәшгульлек үзәгенә 85 кеше мөрәҗәгать иткән, 43се эш эзләүче буларак исәпкә куелган һәм эшсез дип табылган. 30 якташыбызга пособие түли башлаганнар. Әлеге эшсезләрнең күбесе ир-атлар. Араларында 30 яшькә кадәрге ике кеше дә бар.
2009 елдан бирле мәшгульлек үзәге аша 733 кеше шәхси эшен башлап җибәргән. 2009да - 210, 2010да - 390, 2011дә-103, 2012дә -21, 2013тә 9 кеше дәүләт ярдәме белән эшмәкәрлеккә керешкән. Кызганыч, аларның күпчелеге эшчәнлеген туктаткан, үсеп китә алмаган.
129 шәхси эшмәкәр генә эшен дәвам итә. Беренче елларда дәүләт ярдәменә терлек сатып алырга яраса, бүген дәүләттән акча нәрсәдер җитештерү, сату өлкәсе буенча эш башлаучыларга гына бирелә. Андыйлар быел да мондый ярдәмгә өметләнә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: безработный

2
X