Чирмешән районы сулыкларында 14 кеше батып үлгән
1 июньдә коену сезоны башлана гына, ә инде республика сулыкларында май аенда 5 кешенең гомере өзелгән дә. Сулыкларда батып үлүчеләр саны юл һәлакәтләрендә һәм янгыннарда һәлак булучылардан соң өченче урында тора. Гадәттә, бәхетсезлек очраклары тиешсез урында һәм спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә су коену сәбәпле килеп чыга. Һәм батып үлүчеләрнең күпчелеге...
Сулыкларда батып үлүчеләр саны юл һәлакәтләрендә һәм янгыннарда һәлак булучылардан соң өченче урында тора. Гадәттә, бәхетсезлек очраклары тиешсез урында һәм спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә су коену сәбәпле килеп чыга. Һәм батып үлүчеләрнең күпчелеге коену сезоны башланганчы һәм тәмамланганнан соң артуы күзәтелә. ТР Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссиянең видеоконференция режимында, Министрлар Кабинетында үткән утырышында сүз шул хакта барды.Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев