Чирмешән районы сулыкларында 14 кеше батып үлгән
1 июньдә коену сезоны башлана гына, ә инде республика сулыкларында май аенда 5 кешенең гомере өзелгән дә.
Сулыкларда батып үлүчеләр саны юл һәлакәтләрендә һәм янгыннарда һәлак булучылардан соң өченче урында тора. Гадәттә, бәхетсезлек очраклары тиешсез урында һәм спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә су коену сәбәпле килеп чыга. Һәм батып үлүчеләрнең күпчелеге...