Чирмешән районы тракторларын күршеләр дә тикшерәчәк
Белеп торыгыз

Чирмешән районы тракторларын күршеләр дә тикшерәчәк

8 июньнән 28 июньгә кадәр районда “Трактор-Прицеп“ операциясе башлана. Техникаларны тикшерүгә күрше районнарның Гостехнадзор белгечләрен дә җәлеп итмәкчеләр.

Операциянең максаты – тракторларны, аларның арба-прицепларын, башка төрле үзйөрешле техникаларны файдаланган вакытта  куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм җитешсезлекләрне ачыклау.

- Техникаларның торышын, документларын, механизаторларның таныклыкларын, шулай ук янгын сүндергечләрнең, аптечкаларның булу-булмавын да тикшерәчәкбез, - ди Дәүләт техник күзәтчелеге хезмәтенең райондагы бүлекчәсе начальнигы Илнур Сәлахов. - Әлеге эшләрне районның ЮХИДИ бүлеге һәм Гостехнадзорның күрше районнар инспекторлары белән берлектә башкарачакбыз. 

Фото: архив.


Нет комментариев