Чирмешән больницасын яңа баш табиб җитәкли
Район үзәк больницасында баш табиб итеп Лилия Шамил кызы Мортазина билгеләнде.
Ул Чирмешәндә туган, 1988 елгы. Казан дәүләт медицина университетын “Педиатрия” белгечлеге буенча тәмамлаган. Район үзәк больницасында 2013 елдан врач-психиатр булып эшләде, 2017 елдан – поликлиника мөдире дә. Гаилә хәле: кияүдә.
Ләйсән Хәйдәрова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев