Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Черкидән ничек җиңел генә котылырга?

Өйдә тиз генә әзерләгән бу чара иң үтемлесе булачак.

Черки кебек кан эчүче бөҗәкләрдән котылу өчен әллә күпме чаралар уйлап тапканнар, ә барыбер бу вак явыз затлар кешеләрне талый. Кемгәдер химик чаралар медицина күрсәтмәләре буенча туры килми, кемдер аларны сатып алырга бик кыйммәт дип саный.
Ләкин безнең ата-бабаларыбыз химия сәнәгате чәчәк атканчы чебен-черкидән талатмыйча яшәгәннәр бит. Шуңа күрә, әйдәгез аларның черкиләргә каршы рецептларын искә төшерик әле.
Балачакта әниләр һәм картәниләрнең йоклар алдыннан канәфер исе килгән одеколон сипкәннәрен, бәлки, кемнәрдер хәтерлидер. Һәм, чыннан да, бу чара куелган бурычны бик яхшы башкарган, черкиләр хушбуй исенә килмәгән. Хәзер мондый одеколоннар кибетләрдә юк инде, әмма аны өйдә дә ясап була.
Рецепты бик гади: 50 грамм аракыга бер чәй калагы коры канәфер кушыгыз, бер атна караңгы урында тотыгыз, шуннан соң лосьон кулланырга әзер була.
Әгәр дә аракы кушып ясалган төнәтмә аркасында тире ялкынсынуыннан куркасыз икән, аны су белән алыштырырга мөмкин. 5 грамм канәфер өчен бер стакан кайнап торган су кирәк, аны 15 минут каплап тотабыз. Мондый төнәтмәне, әлбәттә, әзер булганнан соң кулланырга кирәк, чөнки бер көннән исе бетәчәк.
Канәфер төнәтмәсе сөртеп ятсагыз, усал черкиләр качып бетәр, төнлә ачык тәрәзәләр белән дә тыныч итеп йокларсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев