Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бу әйберләрне өйдә сакламагыз!

Нәрсәнедер истәлек итеп өйдә саклыйбыз. Ә аларның кайберләре сезнең энергиягезне алганын беләсезме? Өйдә дә хәлсезлек тойганыгыз бармы? Сез һәрвакыт күргән кайбер әйберләр энергиягезне алырга да мөмкин.

Белгечләр түбәндәге әйберләрне өйдә сакламаска куша.

1. Диңгез кабырчыклары, мех, карачкылар, сөякләр һәм кипкән чәчәкләр. Күпчелек кешенең коридорда болан башын элү гадәте дә бар әле. Шул ук вакытта күпләребездә ялдан алып кайткан ракушкалар бар. Болар барысы да тере кешеләрдән тормыш көчен ала, чөнки вакыт узу белән предмет үле санала. Ә кипкән чәчәкләр авырулар җәлеп итә.

2. Фаҗигале язмышлы кием-салым һәм аксессуарлар. Сез яраткан курткагызны кигән килеш өйгә кайтканда авария булуын күргәнсез, ди. Бу әйбер, әлеге тискәре истәлекләрне саклаудан тыш, шундый начар вакыйгаларның магниты булачак.

3. Чатнаган бокаллар. Әле ватылып җитмәгән, бәлки, кирәге чыгар дип аларны сакламагыз! Чатнаган бокал язмышыгызны да чатнатырга мөмкин!

4. Табигать төшкән картиналар. Бөтен табигать сезнең язмышыгызга тискәре йогынты ясый алмый, ләкин картинада торучы су (күл, сазлык) яки урман сурәтләнсә, бу сезне тормышыгызда адаштырырга мөмкин.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев