Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бәркәтә мәктәбе ашханәсендә тәмле ашаталар

Бәркәтә урта мәктәбе ашханәсендә көн саен 99 укучыга кайнар аш әзерлиләр. -Менюны ун көнгә төзеп куябыз,- ди аш пешерүче Рәмзия Бикбова. - Ашларны төрләндерергә тырышабыз. Бер көнне аш булса, икенче көнне ботка пешерәбез. Менюны ата-аналардан җыелучы акча исәбенә дә баеталар икән. Бер балага ай саен 150 сум җыялар. Бу акчага...

Бәркәтә урта мәктәбе ашханәсендә көн саен 99 укучыга кайнар аш әзерлиләр.

-Менюны ун көнгә төзеп куябыз,- ди аш пешерүче Рәмзия Бикбова. - Ашларны төрләндерергә тырышабыз. Бер көнне аш булса, икенче көнне ботка пешерәбез.
Менюны ата-аналардан җыелучы акча исәбенә дә баеталар икән. Бер балага ай саен 150 сум җыялар. Бу акчага колбаса, тавык ите, балык, җиләк-җимеш сатып алалар.
Укучыларны еш кына салатлар, винегрет белән дә сыйлыйлар.
-Мәктәп яны участогыбыз зур, 50 сутыйга якын,-ди биология укытучысы Җәүһәр Әхмәтҗанова.- Без монда мәктәп ашханәсе өчен суган, кишер, аш чөгендере, бәрәңге дә үстерәбез. Дөрес, бәрәңгебез азрак була, аны ата-аналардан да җыябыз.
-Мин манный боткасы яратам. Аны безнең ашханәдә дә тәмле итеп пешерәләр,- ди 7 нче класс укучысы Алсу Җамалиева. - Ашлар да әзерлиләр, салатлар да ясыйлар. Кайбер көнне өстәмә дә сорап алабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Беркет Ключ