Белгеч Россиядә пандемия ноябрь аенда тәмамланырга мөмкин дигән фикердә
Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко шулай ук пандемия тәмамлану россиялеләр вакциналаштырылганнан соң булачак, дигән фикер белән килеште.
Россиядә коронавирус пандемиясенең ноябрь аенда тәмамлану ихтималы зур, дип хәбәр итте Гамалея исемендәге үзәк башлыгы Александр Гинцбург «Россия 1» (ВГТРК) телеканалындагы Павел Зарубинның «Мәскәү. Кремль. Путин» тапшыруында.
«Ноябрь ае чынбарлыкка якынрак», — диде ул Зарубинның илдә пандемия тәмамлану вакыты турындагы соравына җавап биреп.
РФ Вице-премьеры Татьяна Голикова шундый ук сорауга: «Традицион җавап, Павел. Без барыбыз да күмәк иммунитетка ирешкәч», диде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев