Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Белгеч гриппның коронавирустан аермаcын әйтте

Клиник картина күзлегеннән караганда, грипп Covid-19 коронавирусына караганда җиңелрәк кичерелә. Әлеге авыруларның аермасы турында табиб-иммунолог Ирина Ярцева сөйләде.

Грипп вакытында температураның 39 градуска кадәр югары булуын, алты көн торуын әйтәләр. Covid-19 булганда, температура 10-12 көнгә кадәр торырга мөмкин, бу җиңел формасы санала, дип искәртә табиб.

Белгеч сүзләренә караганда, коронавирус вакытында интоксикация һәм температура реакциясе грипп белән чагыштырганда көчлерәк була, хәтта организм, гомумән алганда, чир белән көрәшә алса да.

Моннан тыш, Ярцева Covid-19 вакытында гадәттә тамак авыртмый, дип белдерә. «Катараль күренешләр, лайлалы тышчаларның ялкынсынуы минималь була. Кемнеңдер авыру вакытында ис сизүе югалырга мөмкин, кемнеңдер алай булмый. Ютәлне тагын әйтеп булмый < … >», — дип аңлата ул.

Яңа коронавирусның клиник картинасы шактый төрле һәм әлегә ахыргача өйрәнелмәгән, дип нәтиҗә ясый табиб, "Ватаным Татарстан" хәбәр итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев