Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Белеп торыгыз

Белгеч чыршы бизәү буенча киңәшләре белән бүлешкән

Яңа ел чыршысын сатып алу гына түгел, аны зәвык белән бизәргә дә кирәк. Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының дизайн кафедрасы өлкән укытучысы Людмила Листовская “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясе хәбәрчесенә “яшел сылу”ны нәрсәләр белән бизәүнең модада булуын аңлаткан.

“Бантлар, уенчыклар модада. Араларында кар бөртекләре булсын. Чәчәкләр белән бизәлгән чыршылар да бар. Фатир интерьеры күзгә бәрелеп тормаса, чыршыны бик җете итеп бизәргә мөмкин”, — дигән белгеч.

Хәер, чыршыны көндез интерьердан аерылып тормаслык итеп, ә төнлә, гирляндалар кабызгач, бик җете булырлык итеп тә бизәргә була. Яңа ел символын, зур шарлар белән бизәп, хәтта люстрадан да әмәлләп куярга мөмкин, дип билгеләп үткән Листовская.

чыганак
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев