Баланның беренче чәчәкләре күренсә...
Бакчачылар да бу сынамыш белән килешә.
Быел яз бик иртә башланды, көтмәгәндә эссе көннәре белән аптыратты. Тик менә май ае салкын төннәре белән үзәккә үтә. Шуңа карамастан, табигать ялгышмый, җәйгә бик аз калганын искәртеп тора.
Бакчада чия, слива, груша, алмагачлар апрель ахырында ук ап-ак чәчәккә төренде. Бахыркайлар хәтта ап-ак кар астында да калды. Бу көннәрдә, ниһаять, балан да чәчәк ата башлады.
Күп кенә бакчачылар тәрәзә төбендәге үсентеләрне капламыйча гына чыгарып утыртырга ярыймы икән дип баш вата. Халыкта элек-электән “Балан чәчәк атканнан соң кыраулар булмый” дигән фараз яшәп килә. Бакчачылар да бу сынамыш белән килешә. Баланның беренче чәчәкләре күренү белән помидор, татлы борыч, баклажан үсентеләрен ачык түтәлгә чыгарып утыртырга була. Бу инде башкача салкыннар булмый, кырау төшми, дигәнне аңлата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев