Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Бакчада нинди үсемлекләр үстергән өчен штраф салалар?

Балтырган һәм шайтан таягы белән беррәттән, бу үсемлекләр дә зыянлы дип санала. Юрист Татьяна Мацукова шул хакта сөйләгән.

Россиядә бакча участогында үстерү тыела торган үсемлекләр исемлеге бар. Дару тузганагы, кыр бөтнеге һәм исле ромашка кебек чүп үләннәрен үстергән өчен штраф салалар.

Үсемлекләр өчен куркыныч корткычлар, чүп үләннәре белән көрәш кагыйдәләрен бозган өчен закон буенча штраф каралган, дип искәртә ул.

Закон буенча, бакча участогы хуҗасы чүп үләннәрен чистартмаса, аңа 300-500 сум штраф каралган. Вазифаи затларга исә 500-1000 сум, юридик затлар 5-10 мең сум штраф салалар.

«Чүп үләннәре исемлеге Россия Хөкүмәтенең 18.09.2020 № 1482 карары белән билгеләнә. Чүп үләннәре исемлегенә Сосновский балтырганы, кыр бөтнеге, дару тузганагы, исле ромашка, шайтан таягының төрле төрләре, амброзиянең төрле төрләре керә», — ди юрист.

Чүп үләннәрен чистартмаган бакча хуҗалары кагыйдә бозган булып санала.

чыганак

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев