Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Белеп торыгыз

Әтнә районында бруцеллез чире табылган

Күптән түгел районның гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында район территориясенә бруцеллез һәм тилчә (ящур) чирләренә юл куймауга кагылышлы мәсьәлә каралды.

Утырыш район башлыгы Рамил Айбатов рәислегендә үтте. Анда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре, мал сату-алу белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр катнашты. Киңәшмәгә район прокуроры һәм полиция бүлеге җитәкчесе дә чакырылган иде.

- Әтнә районының “Тукай” агрофирмасында бруцеллез чыганагы табылган. Әлеге хуҗалыктагы мөгезле эре терлекләренең биоматериалын республика ветеринария лабораториясендә тикшергәннән соң, бруцеллез чире ачыкланган, - ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Газыймов. -Бу хуҗалыкта 5500 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 2500е савым сыеры. Тәүлеклек сөт саву күләме 60 тонна. Беренчел фаразлар буенча, икътисади зыян  күләме 1 миллиард сумнан күбрәк.

Бруцеллез буенча бүген Казахстан уңышсыз төбәк булып санала. Шуның өчен әлеге ил белән чиктәш булган Оренбург, Саратов һәм Самара өлкәләреннән терлек кертү тыела.

Алмаз Газыймов үз чыгышында бруцеллез һәм тилчә чирләрен кисәтү, профилактикалау чаралары хакында сөйләде. Аның әйтүенчә, терлек кертү республиканың Баш ветеринария идарәсе, ә терлекләрнең маршруты Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе белән килештерелергә тиеш.

Шулай ук, район территориясенә алып кайтылучы һәр терлек карантин чараларын узарга тиеш: хуҗалыклар территориясенә керүче транспорт чараларына дезинфекция ясау зарур, терлекләр асрала торган урыннарга чит кешеләр кертү тыела, терлекчелек биналарына дератизация ясау мөһим. Яңа алынган малларны төп көтүгә кушканчы, аларны ветеринария хезмәтендә теркәү һәм карантинлау таләп ителә. Моның өчен терлекчелек предприятиеләре җитәкчеләре җавап бирә.

Утырыш ахырында Рамил Айбатов сөйләшүгә йомгак ясап, алда   аталган чирләрне районга кертмәү өчен башкарылырга тиешле бурычларны атады.

Бруцеллез һәм тилчә чиренә шик булган очракта, район ветеринария берләшмәсенә 2-51-70; 2-51-20 телефон номеры буенча шалтыратырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев