7 майга һава торышы
Белеп торыгыз

7 майга һава торышы

Бүген, 7 майда, Татарстанда аномаль җылы, әмма тотрыксыз һава торышы саклана.

Республикада алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, шулай ук яшенле яңгыр яварга мөмкин.

Җилнең юнәлеше төньяк-көнбатыштан төньяк-көнчыгышка үзгәрә. Аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, кайбер урыннарда 15 метрга кадәр көчәя (Татарстан башкаласында - 14 метрга кадәр).

Җылы төннән соң (+10..+15 градус) көндез термометрның терекөмеш баганасы +22..+27 градуска (Казанда +23..+25 градуска) кадәр күтәреләчәк.

чыганак


Нет комментариев