Бүген, 7 майда, Татарстанда һава торышын зур булмаган циклон билгеләячәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республика территориясендә болытлы һава саклана. Явым-төшем ихтималы аз.
Җил төньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 3-8 метр тәшкил итә.
Төнге салкыннардан соң төбәктә һава 14-19 градуска кадәр җылыначак (Казанда - +15, +17 градуска кадәр).
Нет комментариев