5 мең сум алучылар артачак
Мишустин сыйныф җитәкчеләренә түләүләр турындагы яңа указга кул куйды.
Сыйныф җитәкчелеге өчен түләүләрне Русиянең барлык мәктәпләре педагоглары алачак. Премьер-министр Михаил Мишустин тиешле карарны имзалады, Кызыл таң хәбәр итә.
“Хәзер федераль башкарма хакимият органнары карамагындагы мәгариф учреждениеләре педагогларына да 5 мең сум күләмендә акча каралган. Мәсәлән, алар арасында Тышкы эшләр, Мәдәният, Транспорт, Гадәттән тыш хәлләр министрлыклары”, — дип хәбәр ителә Хөкүмәт сайтында.
Педагогларга сыйныф җитәкчелеге өчен өстәмә түләүләр турында карар Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча кабул ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев