4 июльгә һава торышы
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, 4 июльдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә. Урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, кайбер районнарда яшенле яңгырлар булуы ихтимал.
Көнбатыш һәм төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итә, урыны белән аның тизлеге 14 метрга кадәр, яшенле яңгыр вакытында 15-18 метрга кадәр көчәя.
Һаваның максималь температурасы - +21...+26 градус тәшкил итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев