Татарстанда бүген аязучан болытлы һава көтелә.
ТР Гидрометүзәге мәгълүматы буенча, иртән бераз яңгыр явачак, урыны белән яшен һәм боз явуы ихтимал. Көндез явым-төшем көтелми.
Җил көньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә. Көндез кайбер районнарда җилнең тизлеге секундына 14 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Көндез температура +18...+ 23 градуска кадәр җитәчәк.
Нет комментариев