Бүген, 25 августта, Татарстанда тотрыксыз һава шартлары сакланачак, аномаль җылылардан соң һава температурасы түбәнәячәк.
Бөтен төбәктә кыска вакытлы, урыны белән көчле яңгырлар көтелә. Кайбер районнарда яшенле яңгырлар булуы ихтимал.
Җил көньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 6-11 метр тәшкил итәчәк, әмма урыны белән 15-20 метрга кадәр көчәячәк (ТР башкаласында – 18 метрга кадәр).
Шактый җылы төннән соң Татарстанда термометр баганалары 19-24 градуска кадәр генә күтәреләчәк (Казанда – +19.. +21 градуска кадәр).
Нет комментариев