21 майга һава торышы
Белеп торыгыз

21 майга һава торышы

Татарстанда 21 майда тотрыксыз һава торышы көтелә, яңгырлар, яшен һәм көчле җил булачак.

Көндез кыска вакытлы, урыны белән көчле яңгырлар явуы ихтимал.

Яшен һәм боз явуы ихтимал.

Җил көньяк-көнбатыштан исә, аның тизлеге секундына 7-12 метр тәшкил итә, көндез урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр көчәячәк.

Төнлә температура +6...+11 °C, көндез +15..+ 20 °C тәшкил итәчәк.

чыганак


Нет комментариев