2 нче Чирмешән мәктәбе ашханәсе район данын яклаячак
20 апрельдән 16 майга кадәр “Иң яхшы мәктәп ашханәсе” республика бәйгесенең муниципаль этабында 2 нче Чирмешән мәктәбе җиңде.
Бәйгедә Ивашкино, Шешминка, Ульяновка, Иске Үтәмеш, 1 нче һәм 2 нче Чирмешән мәктәпләре катнашкан. Алар ашханәләрнең эшчәнлеген чагылдырган видеороликлар тәкъдим иткәннәр.
-Жюри әгъзалары белән роликларда теманың ачылышын, ашханәләрдәге чисталыкны, аш-су осталарының ничек киенгәнлеген, балаларның гигиенасына нинди урын бирелгәнлеген, видеоязмаларны төшерү осталыгына да игътибар иттек, - диде район мәгариф бүлеге начальнигының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлназ Вафина.
Нәтиҗәдә, иң күп баллар җыеп, 2 нче Чирмешән мәктәбе ашханәсе беренче урын яулады. Хәзер бу коллектив район данын республика этабында яклаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев