2 декабрьгә һава торышы
Бүген Татарстанда аномаль җылы һава торышы саклана.
Республика территориясендә алмашынучан болытлы һава, кайбер районнарда, Казанны да кертеп, томан төшә.
Җил көньяк һәм көньяк-көнчыгыштан секундына 5–10 метр тизлектә исәчәк. Иртән юлларның аерым участокларында, шул исәптән республика башкаласында, бозлавык булуы ихтимал.
Җылы төннән соң көндез Татарстанда һава температурасы 0…+4 градуска кадәр күтәреләчәк (Казанда – +2…+4 градус).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев