1 гыйнвардан иминият пенсияләренә индексация ясалачак
2025 елның 1 гыйнварыннан эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 7,3 процентка индексацияләнәчәк.
«1 гыйнвардан иминият пенсияләре 7,3 процентка индексацияләнәчәк», - диде Дәүләт Думасының социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов.
Аның сүзләренчә, индексация күләме инфляция фаразы белән билгеләнә, әмма реаль инфляция аерылса, ул очракта Хөкүмәтнең пенсия күләмен өстәмә рәвештә индексацияләү мөмкинлеге бар. Депутат РФ бюджетында моның өчен акча каралуын билгеләп үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев