Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Яңа Элмәленең 90 яшьлек юбиляры Яшьләр урамында яшәргә хыяллана

Яңа Элмәленең Бәхетле урамында яшәүче Анастасия Кириллова икенче, Яшьләр урамына күчеп яшәргә хыяллана. Улы Виталий, килене Нина янәшәдә генә, яңа урында яңа йорт җиткермәкчеләр. Быел яз аңа нигез корырга әзерләнәләр. Яңа өйнең туйлары соңрак булыр, бүген исә Кирилловларда бәйрәм итәргә башка сәбәп бар - Анастасия Николаевнаның 90 яшьлегенә кунаклар дәшкәннәр,...

Яңа Элмәленең Бәхетле урамында яшәүче Анастасия Кириллова икенче, Яшьләр урамына күчеп яшәргә хыяллана. Улы Виталий, килене Нина янәшәдә генә, яңа урында яңа йорт җиткермәкчеләр. Быел яз аңа нигез корырга әзерләнәләр.

Яңа өйнең туйлары соңрак булыр, бүген исә Кирилловларда бәйрәм итәргә башка сәбәп бар - Анастасия Николаевнаның 90 яшьлегенә кунаклар дәшкәннәр, зур мәҗлес көйләгәннәр. Юбиляр районнан килгән олы кунакларны верандага үзе чыгып каршылады. Аллага шөкер, исәнлеге бар әле, аягында нык басып йөреп тора, күзләре яхшы күрә. Барын да хәтерли.
-Күрмәгән калмады инде,- ди Анастасия Николаевна. - Сугышка киткәндә әтине башта Чирмешәнгә, аннары Шенталага кадәр озаттым. Кире кайтмады. Ул китү белән диярлек әни дә вафат булды. Өч бала ятим калдык. Элеккегесе нужалы, авыр булса да, хәзерге тормышым әйбәт. Мин бик бай кеше: алты баламның 18 баласы, бик күп оныкчыклар бар.
Ипләп, сабыр икәнен белдереп сөйләшә, башкаларны тыңлый белә озын гомерле әби. Зарланмый. Башка кешене гаепләми. Бәлки туксанга җитүенең сере дә шундадыр.
Анастасия Кириллова Яңа Элмәлегә Сосновкадан килен булып төшә. Алты улы һәм кызының бишесе авылда калганнар. Инде олысы Виталийга да быел, Ходай язса, 60 тулачак.
Төп йорттагы киленнән дә нык уңган кайнана. Башта фермада эшләгән, хәзер хат ташучы Нина белән 30 елдан артык дус, тату, аңлашып яшиләр. Элегрәк аш-су янында Настя әби ешрак булса, бүген тәмле ризыкларны Нина әзерли. Ашарга-эчәргә бар бит хәзер, Кирилловлар сыер һәм дуңгыз асрауны да авырсынмыйлар.
Юбилярны район җитәкчесе дә котлады, Анастасия Николаевнага Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау ирештерде, бүләкләр дә тапшырды.
-Иң мөһиме - саулык, кирәк булып яшәү,- диде Наил Зарипов, аңа һәм балаларына, оныкларына да эндәшеп. - Ул озак яшәгән саен сезгә дә яхшы булыр. Без бит кыйммәтләрнекайвакыт ул югалгач кына беләбез. Бүгенге юбиляр - Россия хатын-кызының образы, чуваш халкының горурлыгы. Мәҗлескә күршеләрегезне чакырып та дөрес эшләгәнсез, яхшы күрше туганнан да якын кешегә әверелә.
Анастасия Николаевнаны котларга Әккәрәйдән кодалары - Анатолий Романовский да килергә җай тапкан.
-Былтыр ул безгә килеп бәрәңге алырга булышты. 89 яшьтә бит. Шунда аның саулыгына, эшчәнлегенә исем китте,- ди кунак.
Күмәк хуҗалык рәисе Хәмзә Хамматов, Яңа Элмәле авыл җирлеге башлыгы Иван Захаров та юбиляр, аның нәсел-нәсәбе турында мактап кына сөйләделәр. Сүзләр белән генә әйтүме соң, оныклар, кызлар, киленнәр мәҗлескә тулы бер концерт программасы әзерләгәннәр: әле берсе, әле икенчесе түр башында утырган әниләренә - әбиләренә җыр аша котлау ирештерделәр. Бу гаилә бик музыкаль. Анастасия Николаевнаның бер кызы Татьяна Давыдова Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре үк. Юбиляр үзе дә төшеп калганнардан түгел, табын артында чуваш халык җырын бөтен шартына китереп җырлап бирде. Башка мәҗлесләрдә дә ул башлап җырлаучыларның берсе икән. Туксан яшьлек әбинең куәте бар әле. Янәшәсендә ире Петр гына юк, ул инде күптән вафат.
Юбилей мәҗлесеннән канәгать калган Анастасия Николаевна кулларына кабат-кабат кулъяулык алды, күз яшьләрен сөртә-сөртә кунакларга ихтирамын белдерде: -Бик зур рәхмәт, олылап килгәнсез, бәхетле яшәгез. Ходай озын гомер бирсен!
...Алдарак язылганча, быел яз Кирилловлар зур эшкә кузгалмакчы - яңа йорт төзи башлыйлар. Аны озакка сузмаслар, әнә барысы да киләбез, булышабыз, дип торалар. Чувашларда өмә белән эшләү, бер-берләренә ярдәмләшү кебек матур гадәт әле дә бар. Төзелеш барышында Анастасия Николаевнага да эш табылыр, киңәш булса да биреп торыр. Алар бәйрәмдә колачлы. Мондагы кебек, өйдә концертлы юбилей күргән юк иде әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Элмәле чиркәү төзелә

2
X