Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Укытучылар ярышты

Елена Юрина - "Балалар сәнгать мәктәбенең иң яхшы укытучысы" район конкурсы җиңүчесе. Бу бәйге сәнгать мәктәбендә инде икенче ел рәттән уздырыла. Быел ул нәкъ Укытучылар көнендә оештырылды. Сәнгать мәктәбе укытучыларының эшчәнлеге белем бирү учреждениеләрендә хезмәт куючы педагоглардан аерылып тора. Әмма балалар белән эшләүче кешеләрне бер үк сыйфатлар берләштерә. Алар балаларны...

Елена Юрина - "Балалар сәнгать мәктәбенең иң яхшы укытучысы" район конкурсы җиңүчесе.


Бу бәйге сәнгать мәктәбендә инде икенче ел рәттән уздырыла. Быел ул нәкъ Укытучылар көнендә оештырылды.

Сәнгать мәктәбе укытучыларының эшчәнлеге белем бирү учреждениеләрендә хезмәт куючы педагоглардан аерылып тора. Әмма балалар белән эшләүче кешеләрне бер үк сыйфатлар берләштерә. Алар балаларны яраталар, эшләренә чын күңелдән бирелгәннәр.


Сәнгать мәктәбе укытучылары конкурсында катнашкан Алинә Бакеева, Рәмзия Федотова, Екатерина Юрина һәм Елена Юрина - барысы да тәҗрибәле, җаваплы, иҗади эшләүче педагоглар. Алар "визит карточкасы" конкурсында үзләре белән таныштырдылар, портфолиоларын якладылар, биш минутта ачык дәрес тәкъдим иттеләр, хоббилары - буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнергә яратулары турында сөйләделәр.

Җиңүчеләрне билгеләгәндә, жюри әгъзалары укытучының һәр бәйгедә ничек чыгыш ясаганын исәпкә алдылар.

Һәм беренче урынны декоратив - гамәли бүлек укытучысы Елена Юринага бирделәр. Хореография бүлеге укытучысы Алинә Бакеева - икенче, фортепиано бүлеге укытучылары Рәмзия Федотова һәм Екатерина Юрина - өченче урыннарда.

Укытучыларга балалар сәнгать мәктәбенең Дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Черемшан

2
X