Укытучылар ярышты
Елена Юрина - "Балалар сәнгать мәктәбенең иң яхшы укытучысы" район конкурсы җиңүчесе.
Бу бәйге сәнгать мәктәбендә инде икенче ел рәттән уздырыла. Быел ул нәкъ Укытучылар көнендә оештырылды.
Сәнгать мәктәбе укытучыларының эшчәнлеге белем бирү учреждениеләрендә хезмәт куючы педагоглардан аерылып тора. Әмма балалар белән эшләүче кешеләрне бер үк сыйфатлар берләштерә. Алар балаларны...