Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Туймәтнең Авыл көне кунаклары төнге 12дә генә таралышты

Туймәт авылы бәйрәменә җыелган кунаклар төн уртасына кадәр күңел ачтылар. Мәдәният йорты каршында оештырылган чарада туганнар, классташлар, дуслар очрашты.

Бәйрәм гадәттәгечә, бүләкләүләрдән башланып китте. Заманында колхозда тырыш хезмәт куйган өлкәннәребезне дә, бүгенге көндә авылыбызны яшәтүдә тырыш хезмәт куючыларны да зурладылар.

Мондый чаралар уен-көлкесез, җыр-биюсез узмый. Казаннан килгән артистлар тамашачыларның күңелен күрде, кунаклар аларга кушылып биеделәр. Балалар да, өлкәннәр дә үзләренә шөгыль тапты, уеннарда катнашып бүләкләр алдылар.

Мәйданда егетләр бил алышты. Баш батыр булып авыл егете Ришат Мортазин калды. Иң көчле көрәшченең җилкәсенә тәкә салдылар һәм акчалата бүләк тапшырдылар.

Яшьләр бәйрәмнән төнге сәгать 12дә генә таралыштылар, җырлап, биеп күңел ачтылар.

Бәйрәмне уздыру тәкъдиме белән чыгучылар, оештыручылар һәм иганәчеләре дә - Туймәттә туып үсеп, читтә гомер итүче яшьләр.

-Авылдашларны очраштырган өчен егетләргә зур рәхмәт, - дип еш кабатладылар кунаклар.

автор фотолары.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев