Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Түбән Кәминкәдән күп балалы гаилә автокреслолы булды

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан оештырылган бәйрәмнән Түбән Кәминкәдән алты балалы Егуповлар гаиләсе бик кирәкле бүләк белән китте.

Дәүләт автоинспекциясенең район бүлеге һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” учреждениесенең райондагы бүлеге аларга автокресло һәм яктылык кайтаручы элементлар бүләк итте. Район башкарма комитетыннан да бүләк алды күп балалы гаилә.

Роза Геннадьевна бәйрәмгә биш баласы белән килгән.  Иң бәләкәе -Тимур әле үткән елның ноябрендә генә туган. Ә иң олысына инде 21 яшь. Роза декрет ялына киткәнче “ЧИРМЕШӘН АГРОХЕЗМӘТЛӘРЕ”ндә сыер савучы булып эшләгән, ире Илнур “БИО-АГРО” җәмгыятендә тракторчы.

- Бик зур рәхмәт, бу бик кирәкле һәм файдалы бүләк. Автомобиль белән юлга чыкканда, кечкенәләрнең барысына да кирәк бит автокресло, - диде алты бала әнисе.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернаты янындагы паркта узган бәйрәмгә килгән балаларны, аларның әти-әниләрен, әби-бабайларын бәйрәм белән тәбрикләде.

- Районыбызда сәләтле балалар күп, алар яхшы укулары, сәнгатьтәге уңышлары белән сөендерәләр. Аларны тәрбияләгән ата-аналарга, белем биргән укытучыларына зур рәхмәт, - диде Илнур Минсәгыйть улы.

Район күләмендәге бу чара зур бәйрәмгә әверелде. Яшь артистларыбыз концерт номерлары белән сөендерде, кунаклар аларга кушылып җырла-ды, биеде. Районның төрле оешмалары балаларны үз мәйданчыкларына чакырды. Кызлар һәм малайлар төрле уеннарда катнаштылар, электрчыларның, янгын сүндерүчеләрнең, газ һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең эшчәнлеге һәм махсус автомобильләре белән дә таныштылар. Билгеле, абыйлары, апалары актив балаларга бүләкләрне дә кызганмадылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фото һәм видеосы 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев