Олег Морозов Чирмешән районы ветераннарын тәбрикләде
РФ Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов райондагы Бөек Ватан сугышы ветераннарын Ватан сакчысы көне белән тәбрикләде.
Бөек Җиңүгә үз өлешләрен керткән андый ветераннар, кызганыч, районда икәү генә калды.
Югары Чегодайдан Габделхак Җиһаншинга һәм Әккәрәй авылыннан Павел Борисовка Морозов исеменнән әзерләнгән күчтәнәчләрне – азык-төлек җыелмасын депутатның райондагы ышанычлы вәкиле Рәмзия Долгополова тапшырды.
96 яшьлек Габделхак бабай 1944 елның гыйнварында сугышка алына. 18 яшьлек егет июнь аенда сугышка керә, беренче бәрелешләрдә үк яралана да. Элемтәче булып хезмәт иткән якташыбыз, бәхеткә, туган авылына исән-сау кайта, аңа Бөек Җиңүнең 76 нчы язын да каршыларга насыйп булды. Бүген ул кызы һәм кияве тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.
Әккәрәй ветераны Павел Борисов 1944 елның декабрендә хәрби хезмәткә китә. Яшь солдатларны Балтыйк фронтына озаталар. Якташыбыз сугыш тәмамланганнан соң да армия хезмәтендә була, туган авылына 1950 елда гына кайта. Павел Николаевич яңа ел алдыннан 95 яшьлек юбилеен билгеләп үткән, ул ялгыз түгел, улы һәм килене тәрбиясендә гомер итә.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев