Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Әмир никрутлары сөлге җыйды

Бу авылда элеккеге, әби-бабайлардан килгән йоланы дәвам итәләр - һәр елны, апрель аенда, быел армиягә алынасы егетләр сөлге җыя. Инде егерме биш ел буе йөртә-йөртә нык шомарган агач колгага иң әүвәл соңгы юер елда кавышкан яшь гаиләләрдән - яшь киленнәр чиккән сөлгеләр бәйләнгән. Илнар һәм Ләйлә Галимовлар, Рәдиф һәм Гөлназ...

Бу авылда элеккеге, әби-бабайлардан килгән йоланы дәвам итәләр - һәр елны, апрель аенда, быел армиягә алынасы егетләр сөлге җыя.

Инде егерме биш ел буе йөртә-йөртә нык шомарган агач колгага иң әүвәл соңгы юер елда кавышкан яшь гаиләләрдән - яшь киленнәр чиккән сөлгеләр бәйләнгән. Илнар һәм Ләйлә Галимовлар, Рәдиф һәм Гөлназ Харисовлар, Әмир һәм Миләүшә Нуретдиновлар, Марсель һәм Рәмилә Сафиннарның бик матур сөлгеләре алдагы Сабан туенда затлы бүләк булачак.
Сөлге егет ягыннан бирелә. Колганы саклауның да үз тәртибе, үз йоласы бар. Аны быел сөлге җыючы егетләрнең берсе - Фәнил Нуретдинов үз өйләрендә саклаган. Ел буе. Инде колганы Рифат Мәслаховка тапшырдылар. Алдагы бер елда аның өчен ул җаваплы.
Чирмешән районында бу - сөлге җыю йоласы берничә авылда гына сакланган, шуңа да аның дәрәҗәсе югары.
...Нинди ят тавыш килә дисәк, йомырка җыючылар ишек кага икән. Алар һәр өйгә һәм җырлап кына керәләр. Җыр дип, ул нибары бер куплетлы һәм эчтәлеге белән бәйрәмгә туры килеп тора:
Исәнмесез, саумы Сез,
Нигә кәҗә саумыйсыз?!
Әтәчегез күкәй салган
Нигә чыгып алмыйсыз?!
Әтәчләре бу эшкә ярамаса да, Әмирдә тавыклар күкәйләрен бөтен өйдә җыеп торалар. Бәйрәмгә дип. Кемдер әле, шуңа өстәп, акча яки башка бүләк чыгара. Колгада яулыкларның барысына да урын табыла. Билгеле, кызлар чиккән, хушбуй исе аңкып торучы бәһасез кулъяулыкларны алгарак бәйлиләр иде. Кызганыч, быел чигүле кулъяулыклар күренмәде.
Сөлге җыючы егетләрнең әниләренә, апаларына да эш тапканнар: бу көнне алар сөлгечеләрне бәлеш, пәрәмәч белән сыйлаганнар.
-Без яшь чакта сөлге җыючыларга дүртәр кулъяулык биреп җибәрә идек, - ди 83 яшьлек Миңзифа әби Галимова. - Агай-эне бар бит, егетләре дә күп иде. Берәрсенә кулъяулык җитмәс дип курыктык. Сөлгеләрне дә күп чиктек. Мин Туймәттән Әмиргә 60 ел чамасы элек килен булып килгәндә җиде сөлгем бар иде. Аларның икесе әле дә сандык төбендә.
Бүген Минзифа әбинең оныгы Айнур да сөлге җыючылар арасында икән. Әбисе әйтүенчә, авылда бу йола саклануга олылар да сөенә.
Гармун тавышына, көн дәвамында, авыл көен дистәләрчә тапкыр кабатлап җырлаган егетләр әбиләрне һәм бабайларны, уйларында булса да, яшьлек елларына алып кайта, күзләрне чылата.
Төштән соң, кичке якта, яшьләр янә табынга җыелды. Шашлык кыздырдылар. "Зур эшкә" йомгак ясадылар. Никрутларга бүләкләр җиткән, өч урамнан җыелган йомырка "урнашкан". Эстафетаны алдагы елда сөлге җыячак егетләргә бирделәр...

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы Әмир авылы