Кызыл Яр поселогында туып үскән якташыбызны – 101 яшьлек Мөнирә Гурьеваны Өлкәннәр көне белән котладылар
Кызыл Яр поселогында туып үскән, гомере буе диярлек шунда яшәп хезмәт куйган 101 яшьлек Мөнирә әби Гурьеваны Өлкәннәр көне белән котларга күрше Әлмәт районы Елховой авылына кадәр бардылар.
Бүген ул монда кызы Роза, кияве Фәндәс тәрбиясендә гомер кичерә.
Әби, Аллага шөкер, күз тимәсен, әле бүген дә бик матур хәлдә. Кунакларны да ачык йөз белән, елмаеп, сөенеп каршы алды. Гасыр яшьтәше булган Мөнирә әби әле зирәк акыллы, яхшы күрә, ишетә. Әле хәзер дә газеталарны, дога китапларын күзлек кимичә укый, диделәр.
Аны бәйрәме белән котларга район башлыгы Рамил Айбатов һәм Федераль казначылык хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Рөстәм Нуриәхмәтов килде.
Гурьевлар сигез бала тәрбияләп үстергәннәр. Мөнирә әбинең бүген 16 оныгы, 26 оныкчыгы бар. Якташыбызны бәйрәм белән котларга балалары да кайткан. Олы улы Сәлимҗанга да инде 70 яшь икән. Тормыш иптәше Костя абзый инде 20 ел элек гүр иясе булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев