Кара Чишмәдә күршеләр тәмле ризыклар белән сыйланды
Кара Чишмә авылының Совет урамы халкы быел да урам бәйрәмен зурлап уздырды.
Бу чара - авылда туып үсеп, бүген төрле шәһәрләрдә гомер итүче авылдашларга очрашуга бер сәбәп. 99 яшен тутыручы Саимә әби Җиһаншина белән 90 яшькә җитүче Саимә Моратовалар бәйрәмнең иң кадерле кунаклары иде.
Урам халкы бик бердәм булып, шатер корып, мул табын көйләде. Кунакларга һә кем үзе яратып пешергән ризыклар әзерләгән. Гармунчылар күп булу чараны бизәде, халык җырлап, биеп ял итте. Билгеле, биредә уен-көлкегә дә урын калды. Инде олы яшьтә булсалар да, апа-абыйлар уеннарда актив катнашты. Әлбәттә, бу көнне байтак хатирәләр, истәлекләр яңарды. Кунаклар яшьлек елларына кайткан төсле булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев