Ивановларны алтын туйлары белән котладылар
Өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган бәйрәм чарасында Ульяновка авылыннан Виктор һәм Зинаида Ивановларны район мәдәният йорты сәхнәсенә чакырып бүләкләделәр.
Виктор Гурьевич белән Зинаида Александровна сентябрьнең соңгы көннәрендә алтын туйларын билгеләп үткәннәр. Аларны бу бәйрәмнәре белән дүрт кызлары һәм кияүләре, алты оныклары, ике оныкчыклары да котлаган.
– Безне шулай хөрмәтләгән өчен зур рәхмәт, – диделәр Ивановлар.
Алар гомерләрен авыл хуҗалыгына багышлаганнар, Виктор Гурьевич трактор “иярләгән”, урак вакытында комбайн штурвалы артына утырган, ферма мөдире булып та эшләгән. Зинаида Александровна – ветеринар, фермада учетчик хезмәтен дә башкарган. Бүген алар туган авылларында тигез, бәхетле картлык кичерәләр.
Төрле тармакларда хезмәт куйган өлкән яшьтәге 130 якташыбызга район мәдәният йортында Өлкәннәр көне уңаеннан бәйрәм ясадылар. Районыбызның мәдәният хезмәткәрләре, үзешчән сәнгатьтә катнашучылары, бер-бер артлы сәхнәгә чыгып, матур җырларын бүләк иттеләр. Кунаклар бу чарадан район җитәкчелеге әзерләгән күчтәнәчләр – азык-төлек җыелмасы белән киттеләр.
– Гомер көзләренә кереп баручы өлкән буын вәкилләре, барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм. Арагызда хезмәт юлын әле дә дәвам итүчеләр бар. Сезнең терәк, киңәшләрегез безгә бик кирәк, – диде район җитәкчесе Рамил Айбатов, ветераннарны котлап. – Саулык-сәламәтлек, бәхет, якыннарыгызның мәхәббәтен телим.
Яшьлек елларында бергә эшләгән Саимә Гайнуллина (Тукай поселогы) белән Мәдинә Сафиналарның (Якты Тау авылы) сөйләшер сүзләре күп иде. Алар икесе дә Якты Тау авылы кызлары. Мәдинә апа – 14 яшьтән, Саимә апа 16 яшьтән фермага сыер саварга барганнар. Мәдинә Сафина 40 ел савучы булып эшләп лаеклы ялга киткән, ә Саимә Гайнуллина, кияүгә чыккач, маллар симертүдә эшләгән. Алар да үзләрен бәйрәмгә чакыручыларга олы рәхмәтләрен белдерделәр.
Шул ук көнне муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүчеләрне дә бәйрәм белән тәбрик итте. Биредә дә өлкәннәр хөрмәтенә чара оештырдылар, сыйлы табын көйләделәр.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадрия Гамирова фотолары һәм видеосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев