Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Иске Элмәледә солдат озаттылар

Чуваш башкаручыларының рекрут җырлары "Никрут юрри" телевизион конкурсының Казан шәһәрендә үтәчәк гала-концертында безнең районнан да фольклор коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгыш ясаячак. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелүче бу чараның райондагысы Иске Элмәле авыл мәдәният йортында булды. Сайлап алу турында 6 авылдан фольклор коллективлар, аерым башкаручылар да чыгыш ясады, анда...

Чуваш башкаручыларының рекрут җырлары "Никрут юрри" телевизион конкурсының Казан шәһәрендә үтәчәк гала-концертында безнең районнан да фольклор коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгыш ясаячак.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәрелүче бу чараның райондагысы Иске Элмәле авыл мәдәният йортында булды. Сайлап алу турында 6 авылдан фольклор коллективлар, аерым башкаручылар да чыгыш ясады, анда мәктәп укучыларыннан алып 60-70 яшьлек кешеләргә хәтле катнашты.
Лагеркадан Михаил Назаров һәм Михаил Трофимов һәм башкаларның чыгышларын тыңлаган өлкән буын кешеләре яшьлекләренә кайткан кебек булды.
Чувашларның рекрут җырлары конкурсының нигезен башкаручылар һәм җырлар ярышын үз эченә алган иҗади проект тәшкил итә.
Бәйгенең төп максаты - милли яшьләр иҗатын үстерүгә ярдәм итү, талантлы башкаручыларны ачыклау, халыкның, аеручы яшьләрнең игътибарын чуваш теленә һәм гореф-гадәтләренә җәлеп итү, патриотизм хисе, Бөек Ватан сугышы ветереннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә хөрмәт һәм Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, - диде әлеге конкурсның сайлап алу туры рәисе, "Сувар" газетасының баш редакторы Константин Малышев. - Һәр коллектив, башкаручының чыгышы үзенчәлекле, иң яхшыларын сайлап алу бик авыр. Без бу чыгышларны видеоязмада кат-кат карап гала-концертка 15 иң яхшы чыгышны сайлап алабыз. Иң яхшы һәм үзенчәлекле чыгышлар ЮТВ каналыннан да күрсәтеләчәк.
Мондый конкурслар иҗади активлыкны үстерә, фольклор коллективларга тәҗрибә уртаклашу, яшьләргә чуваш милли мәдәниятының бәһасын төшендерергә булыша.
-Хәзерге яшьләр солдат җырларын, солдат озату йоласын белми. Бу чарага әзерләнгәндә без Ульяновка, Нагорный, Сосновка авылларында яшәүче өлкән кешеләрнең өйләренә барып сөйләштек, җырлар өйрәндек, - ди Ульяновка авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Елена Кузнецова. - Өлкәннәребез конкурста катнашудан баш тартса да, солдат җырларын бик теләп өйрәттеләр.
Әккәрәйлеләрнең бу конкурска ныклап әзерләнүләре күренеп тора. Алар үзләренең чыгышларында солдат озату йоласын тулысы белән сурәтли, күрсәтә алдылар, жюри да аларның солдат җырларын кабатлап башкаруын сорады.
Содатка китүчегә бүләк ителгән сөлге, чигелгән кулъяулык - һәркайсы аерым мәгънәгә ия. Һәр коллектив үз чыгышында моны ачып бирергә тырышты. Солдат озатканда җырланучы җырлар да үзенчәлекле.
-Безнең солдат озату мәҗлесләрендә булган бар, тик элек бу чара мәгънәлерәк итеп оештырылган икән, - диделәр конкурста катнашкан Ульяновка мәктәбе егетләре. - Бу җырларга зур мәгънә салынган.
Жюри иң яхшы чыгыш ясаучыларга дипломнар тапшырды, ә җиңүчеләр - гала-концертта катнашучылар бераз соңрак билгеле булачак.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иске Элмәле чиркәү төзелә никрут җырлары