Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Яшьләр көнендә махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызны да онытмадылар

Район үзәгенең, Яшьләр мәйданчыгында оештырылган Яшьләр көненең тантаналы өлеше Гаилә елы флагын тапшыру эстафетасы белән башланып китте.

Әлеге эстафетада районның яшь, актив биш гаиләсе катнашты. Алар флагны, бәйрәм узучы мәйданга “Орион” яшьләр үзәгеннән алып килделәр һәм район башлыгы урынбасары Надежда Гомәровага тапшырдылар.

-Яшьләребезне бәйрәм белән котлыйм, күңелегез белән һәрвакыт яшь булып калыгыз. Районыбызны үстерүгә керткән өлешегез өчен зур рәхмәт, - диде Надежда Габдерәшит кызы.

Әлеге бәйрәм кысыларында район башлыгы Рамил Айбатов егетлә, кызлар белән очрашты, аларның сорауларына җавап бирде һәм тәкъдимнәрен исәпкә алды.

Бәйрәмдә районның актив гаиләләрен һәм яшьләрен дә билгеләп үттеләр, дистәләп якташыбыз бүләкләнде.

Чара барышында хәйрия лотереясе уйнатылды, бәйрәмгә килүчеләр 30лап билет сатып алды. Якташыбыз Марина Портнова төп бүләк - 50 литр бензин отты. Әлеге уенның иганәчесе – шәхси эшмәкәр Илдар Галәветдинов. Ә җыелган акчалар махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга кирәк-яраклар сатып алуга тотылачак.

Бу көнне Яшьләр мәйданчыгына килгән кунакларга боегып утырырыга мөмкинлек бирмәделәр, Казаннан килгән артистлар чирмешәнлеләрнең күңелен күрде. Тамашачылар аларга кушылып җырладылар, биеделәр. Шунда ук балалар өчен мәйданчыклар эшләде, тәм-томнар, шашлык белән сыйланырга да мөмкинлек бар иде.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев