Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Гаеттән соң әмирлеләр “Авыл көне”ндә очраштылар

Бертуган Әгъләмовлар авылдашлары өчен тугызынчы тапкыр “Авыл көне” оештырдылар.

Әмир авылы егетләре, бүген Сургутта эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче бертуган Фазыйл һәм Миндар Әгъләмовлар инде тугызынчы ел, җәйнең иң матур вакытында, авылдашларына бәйрәм оештырдылар. Мондый чара өчен авылда махсус парк та бар. Быелгы “Авыл көне” Корбан гаете көненә туры килде, шуңа да халык аеруча күп иде.

-2013 елдан башлап, һәр елны туган авылыбызда бәйрәм оештырабыз, илдәге вәзгыять белән бәйле, 2020 елда гына мондый чара булмады, - диде Фазыйл Әгъләмов. – Ходай насыйп итсә, киләсе елга юбилей бәйрәме оештырырбыз. Аннан, бәлки бу матур традицияне балалар дәвам итәр. Чараны үткәрүнең төп максаты телебезне, динебезне, гореф-гадәтләрне саклап калу. Балаларыбызга, оныкларыбызга ана телебезне өйрәтик. Еш кына әби-бабайлар, әти-әниләр вата-җимерә балаларына русча сөйлиләр. Нигә татарча сөйләшмисез дигәнгә, “ул бит балалар бакчасына йөри, татарча белми,” диләр. Югыйсә безнең балалар да бакчага йөрде, рус мәктәбендә укыды. Тел өйрәнү иң элек гаиләдән башланырга тиеш.

Казанда яшәүче Ильяс Сибгатов бер “Авыл бәйрәме”н дә калдырганы юк.

-Рәхмәт Фазыйл белән Миндарга, мондый чара авылга кайтырга, туганнар, дуслар белән очрашырга бер сәбәп бит ул, - ди Ильяс абый. – Бәхеткә, төп йортыбыз ябылмаган, анда энекәшем Котдус гаиләсе белән яши. Ә бит кайтыр нигезләре булмаганнар да бар.

Бәйрәмнең иганәчеләре бик юмарт, алар быел да “Авыл көне”ндә авылдашларын төрле номинацияләрдә бүләкләделәр. Быел туган сабый да, авылның иң олы кешесе дә, юбилярлар, беренче сыйныфка баручы, мәктәп тәмамлаучылар, иң актив авылдашлар да бүләксез калмады. Бәйрәмне алып баручы, Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт аларны бер-бер артлы сәхнәгә чакырды.

Бу елның маенда уздырылган “Татарстан дигән Ватаным бар, татар дигән халкым, телем бар” беренче район әдәби-музыкаль конкурста беренче урын алучылар да нәкъ бүген, кабат бәйрәм сәхнәсендә бүләкләнде. Аларның чыгышларын мәйданга җыелган кунаклар да күрә алды. Әлеге бәйге дә Әгъләмовлар тәкъдиме белән үткәрелде, чараның иганәчеләре дә алар. 

Бу елның 14 гыйнварында  дөньяга килгән Ильназ Фәрхетдинов сәхнәгә әтисе Руслан, әнисе Эльмира белән күтәрелде.

 

-Ильназ безнең өченче балабыз, рәхмәт инде юмарт авылдашларга, - ди Эльмира. – Ничектер көтелмәгәнрәк тә булды, әлегә бу ярдәмне – алар биргән 100 мең сум акчаны нинди максатларга кулланасын төгәл  планламадык әле.

Бүләкләүләр концерт номерлары белән үрелеп барды, Казаннан килгән артистларның чыгышларын тамашачылар алкышларга күмде.

Әле солдат формасын салырга да өлгермәгән Зөлфәт Зыятдинов та “Авыл көне”ндә кадерле кунак булды, ул да мәйданнан бүләк белән китте. Лениногорск нефть техникумын тәмамлап, армиягә киткән егет Саратов өлкәсендә хезмәт иткән, анда тагын бер һөнәр үзләштереп, солдатларны тәмле  ашлар белән сыйлаган.

-Үткән ел 5 июльдә киттем армиягә, “Авыл көне”ндә була алмаган идем, бәхеткә, быелгысына кайтып өлгердем, - ди Зөлфәт.

“Авыл көне”дә, Сабан туендагы кебек, берсеннән-берсе кызыклы бәйгеләр оештырылды, һәркем күңеленә килгән  уенда катнашты. Бәйрәмнең йөзек кашы булган ярышта  - татарча көрәштә бил алышырга теләүчеләр аеруча күп иде. Әмирлеләр арасында иң оста көрәшкән Альберт Шакировның җилкәсенә тәкә салдылар, төп бүләк “Индезит” суыткычын да аңа тапшырдылар. Ә читтән килгән көрәшчеләр арасында Лашман егете Нәзир Ибәтуллин җиңүче булды, мәйданнан “Бош” суыткычы белән китте.

Хатын-кызлар арасында да бил алышучылар булды, гүзәл затлар гер күтәрүдә дә бик теләп катнашты. Әйтик, Иске Үтәмештән килгән 45 яшьлек Ралия Гыйльманова өчен уллары-кызлары җан атып торды. Ул 16 килограммлы герне 70 тапкыр күккә чөеп, икенче булды.

-Мин һәр Сабан туенда гер күтәрүдә катнашам, Чирмешәндә узган бәйрәмдә дә беренче урын алган идем, - ди Ралия.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ 

 

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев