Чирмешәннең полиция ветераннары кайбер вакыйгаларны күз яшьләре белән искә ала
Район башлыгы Рамил Айбатов районның полиция ветераннарын кафега чакырып кунак итте.
-Сез һөнәри бәйрәмегезне һәр елны билгеләп үтәсез, ә быел аны башкачарак форматта уздырырга булдык, һәм ул киләчәктә шулай дәвам итәр дип уйлым, - диде бәйрәмдә чыгыш ясаган район башлыгы Рамил Айбатов. – Сезне Эчке эшләр хезмәткәрләре көне белән котлыйм, мондый очрашу соңгысы булмасын.
Полиция ветераннары еш очрашса да, аларның уртак сөйләр сүзләре күп. Бәйрәмгә җыелган ветераннар байтак хатирәләрне яңарттылар, хезмәт иткән вакытларын искә төшерделәр. 2009 елның декабрендә булган вакыйга күпләрнең хәтерендә мәңге саклана. Бүген дә алар куркыныч җинаятьчене тоткарлаганда һәлак булган хезмәттәшләрен, милиция майоры Мирсәет Кәбировны бер минут тын калып искә алдылар.
Әлеге аяныч хәл турында сөйләгәндә, шунда Мирсәет Мирсәяф улы белән янәшәдә булган һәм могҗиза белән исән калган Әнфәс Насыйбуллинның күзләре яшьләнә.
-Бу көн әле бүген дә кинодагы кебек күз алдымда. Без җинаятьченең кулларына богау салырга җыенганда, граната шартлады, Мирсәет сыгылып төште, шул минутта мин дә аңымны югалттым, - дип сөйләде ветеран. –Битем, тәннәрем кыйпылчыклар белән яраланды, бәхеткә, исән калдым. Хезмәттәшемне югалтуны бик авыр кичердем.
Әлеге һөнәр ияләренең тормышлары гел куркыныч астында. Бәйрәмгә килгән ветераннар арасында милициядә хезмәт иткән олы буын вәкилләре дә, әле быел гына лаеклы ялга китүчеләр дә бар. Эчке эшләр органнарыннан китсәләр дә, алар сафта, җитәкче урыннарда хезмәт куючылары да бар. Бер ветеран махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлекчәсе ветераннары иҗтимагый оешмасында 51 кеше исәпләнә.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев