Чирмешәннең өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатына кунаклар килде
340
0
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан районның өлкәннәр һәм инвалидлар йорт-интернатында яшәүче хатын-кызларга бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.
Йорт-интернатта гомер итүче 64 кешенең 20се - гүзәл затлар. Кунаклар килер алдыннан алар барысы да бәйрәмнәр уза торган залга җыелды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов биредә яшәүче һәм коллективтагы хатын-кызларны бәйрәм белән тәбрикләде. Өлкәннәребезгә саулык теләп, район башлыгы Рамил Айбатов исеменнән дә котлаулар ирештерде һәм бәйрәм күчтәнәчләре таратты.
Әбиләр һәм апалар, үз чиратында, кунакларга рәхмәт әйттеләр.
Төрле язмышлы өлкәннәребез берникадәр вакытка булса да авыруларын, уйларын онытып тордылар, район мәдәният йорты артистларына кушылып җырладылар, зал уртасына чыгып биеп тә алдылар.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев