Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәннең “Әкият” балалар бакчасында Бөек Җиңү көнен бәйрәм иттеләр

Чирмешәннең “Әкият” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Бөек Җиңүнең нинди югалтулар аша яулануын яхшы беләләр.

Бу бәйрәм алдыннан бакчада уздырылган ачык чара барышында моны, бирегә кунак булып килгән район балалар бакчалары мөдирләре белән бергә, генерал-мойор Анатолий Молоствов һәм район хәрби комиссары Сергей Иванов та белеп киттеләр.

Бакчаның әзерлек төркеменә йөрүче сабыйлар хәрби темага багышланган балалар җырлары башкардылар, шигырьләр сөйләделәр, биюләр күрсәттеләр. Эчтәлекле чара әзерләүдә ата-аналарның да ярдәме зур була.

- Дәресләр вакытында балаларга Бөек Ватан сугышы, аның батырлары турында сөйлибез, үзләренең бабалары турында да сөйләтәбез, - диде бакча мөдире Зөлфия Әхмәтҗанова. – Бу аларга патриотик тәрбия бирүнең бер алымы булып тора. Бакчада өйрәнгән хәрби җырлар, шигырьләр алар күңелендә озак саклана. Бүгенге чарага әзерләнгәндә дә алар бик актив булдылар.

Балаларның чыгышларын күзәткән погонлы кунаклар сабыйларның чыгышларын “үз күзлекләреннән күзәттеләр”, киләчәктә Ватан сакчылары булачак малайларга үз бәяләрен дә бирделәр. Балалар алар белән бик теләп, рәхәтләнеп аралаштылар.

Сүз уңаенда, “Әкият” балалар бакчасында дүрт төркемдә 66 бала тәрбияләнә.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Кадрия Гамирова фотолары һәм видеосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X