Чирмешәнлеләрне иртәгә Май чабу бәйрәменә дәшәләр
Май чабу (Масленица) – рус мәдәниятендә иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе, ул кыш белән хушлашуны һәм язны каршы алуны символлаштыра.
Китәрсеңме, карлы кыш?!
Май чабу православларда Бөек уразага бер атна кала билгеләнә һәм мәҗүси йолаларда тирән тамырларга ия.
Бу бәйрәм табигатьнең яңаруын, шатлык һәм яңа тормыш циклы башлануын аңлата. Борынгы заманда да Масленицаны зурлап бәйрәм иткәннәр, күңел ачулар, уеннар һәм сыйлар оештырганнар.
Май чабуның төп атрибутларыннан берсе – коймак. Ул кояшны һәм җылыны символлаштыра, шуңа күрә әлеге таба ризыгын күп итеп пешерәләр. Атна дәвамында туганнарны һәм дусларны төрле эчлек белән: каймаклы, баллы, уылдыклы, джемлы һәм хәтта итле коймак белән сыйлау гадәте бар.
Май чабуның соңгы көнендә рәнҗетүләр һәм гөнаһлар белән, шулай ук кыш белән хушлашалар. Кыш карачкысы яндырыла.
Май чабу – коймак кына түгел, ә бик күп күңел ачулар да. Анда, гадәттә, традицион рус уеннары: аркан тартышу, чанада шуу, кар атышу һәм башка уеннар оештырыла.
Бездә кайда була?
Чирмешәндә дә Масленицага әзерләнәләр. Халыкны 20 февральдә,14 сәгатьтә район үзәгенең “Сабан туе” чишмәсе янында үтәчәк тамашага дәшәләр.
Программада: халык уеннары, спорт ярышлары, хуш исле чәй һәм, әлбәттә, кайнар коймак. Бәйрәмнең төп вакыйгасы – Масленица карачкысын яндыру булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев