Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәнлеләр Сабан туен көтеп ала

Сабан туйларына да санаулы гына көннәр калып бара. Буыннан-буынга килгән татар халкының милли бәйрәмен районда яшәүче төрле милләт кешеләре көтеп ала һәм бергәләп күңел ача. Бәйрәмне оештыру хакында халык фикерен сораштык.

Хатимә Җиһаншина: - Сабан туен бик яратабыз, районга гына түгел, күрше авыллардагы бәйрәмнәргә дә барырга тырышабыз. Авылларда да ул яхшы үтә, район үзәгендәге стадиондагы Сабан туе югары дәрәҗәдә оештырыла. Ат чабышларын яратып карыйбыз, төп мәйданда да барысы да яхшы күренә. Бәйрәмнең ачылышы бик матур. Уеннарны, концертны да бирелеп карыйм. Ә менә көрәштә күбесе спортчылар гына катнашуы ошап бетми, элеккеге кебек гади колхозчылар бил алышмый. Илебездә сугышлар бетеп, шатланып бәйрәм итәргә насыйп булсын.

Айдар Кәримов: - Мин Сабан туен карарга бик яратам, тик оештыру эшләре белән йөреп, аны башыннан ахырына кадәр күзәтергә мөмкинлек юк. Аеруча көрәшне яратам, чөнки анда үзебезнекеләр бил алыша. Шуңа, ахыргы якта булса да, көрәшне карарга тырышам. Бәйрәмгә, һәр елны диярлек, яңалык кертелә. Чирмешәндә Сабан туена әзерлекне күптән башладылар. Ипподромның йөгерү урыны әзер дә. Милли өйчекләр быелгы бәйрәмдә яңалык булачак. Тагын бер теләгем: бәйрәмгә кадәр җылы яңгырлар явып үтсә бик яхшы булыр иде.

Зинаида Фишер: - Сабан туе ул авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәме. Язгы кыр эшләре тәмамлангач механизаторларга, терлекчеләргә шулай хөрмәт күрсәтелә. Бездә бәйрәм бик матур үтә. Бары тик күкләребез аяз булып, тыныч тормышта күңел ачарга язсын. Хәрби хезмәттәге ир-егетләр сау-сәламәт әйләнеп кайтсын, балалар тулы гаиләләрдә үссен.

Рафик Дәүләтшин: - Эшләгән вакытта үзебез дә ат чабышларын оештыра идек. Шунлыктан иркенләп бәйрәм карарга мөмкинлек булмады.  Хәзер, оныклар белән бергәләп, ат чабышлары карыйбыз. Ачылу чарасын бик матур оештыралар, уеннарны күзәтәбез, аларда оныклар үзләре дә катнаша. Стадион да, ипподром да бик җайлы итеп эшләнгән, узышларны да, бәйрәмне дә күзәтеп була. Ипподромның да янәшәдә генә булуы бик уңайлы, элек ат чабышларын караучылар бик аз иде.

Ольга Галеева: - Мәйдан да, ипподром да тамашачыларга уңайлы итеп эшләнгән. Үзем гел уеннарны оештыру эшендә булгач, ат чабышларын карый алмыйм, шунысы гына үкенчле. Аннан соң күбрәк борынгы, милли уеннар булуын телим. Соңгы вакытта кул көрәше, гер күтәрү, шахмат кебек хәзерге заман уеннарына зур урын бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев