Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйрәмнәр

Чирмешәнлеләр Бөек Җиңү бәйрәменә әзерләнә

Бу атна 9 Май – Бөек Җиңү көнен оештыру мәшәкатьләре белән башланып китте.

– Кызганыч, быел Җиңү бәйрәмен, сугышта катнашкан нибары бер ветеран белән генә каршылыйбыз. Районда Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол калган хатыннары – 27 кеше, тагын 77 тыл хезмәтчәне яши, – диде районның социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина. – Алар барысы да республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән күчтәнәчләр алды. “Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту” программасы барышында 250 райондашыбыз тораклы булды. Йорт яки фатирларын капиталь ремонтлауга гаризалар кермәде.

Апрель ахырында ук “Георгий тасмасы” акциясе башланып китте. Мәдәният хезмәткәрләреннән оешкан “Фронт бригадасы” 8 майда район буенча юлга чыгачак. Алар ветераннарның һәм аларның тол калган хатыннарының, тыл хезмәтчәннәренең өйләре каршында чыгыш ясаячаклар. 9 май көнне район үзәгендә бәйрәм митингы сәгать 10да башлана, аңа бәйрәм концерты тоташып китәчәк.
Бәйрәм чарасы вакытында район үзәгенең Совет һәм Титов  урамнарында автомобиль хәрәкәтен чиклиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев