Чирмешәнгә моның кадәр журналист килгәне юк иде
Узган җомга көнне Чирмешән республика мәгълүмат чараларында эшләүче барлык каләм ияләрен бер мәйданга җыйды. Биредә республика журналистлары Спартакиадасы – Сабан туе узды.
Чирмешән, 3 июль...
Журналистларның дүртенче тапкыр уздырылучы бу чарасын, район ярдәме белән, республиканың алтмыштан күбрәк филиалын берләштерүче “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте оештырды.
Сабан туеның тамашачысы да, ярышларда катнашучылары да – барысы да журналистлар иде. Чирмешәннең “Сабантуй” стадионында хәбәрчеләр, мөхәррирләр, телевидение һәм радио журналистлары, блогерлар җыелды.
Бик матур каршы алдык
Кунакларны бик юмарт каршы алдылар: ишегалдында гармунчылар уйнады, мичтә коймак пеште, самавырларда кайнар чәй бетмәде. Чирмешәнлеләр кунакларны зур мичтә пешерелгән, диаметры 1,5 метр булган суган бәлеше белән дә шаккатырдылар. Үзенчәлекле сыйдан барысы да авыз итте. Кече сәхнәдә дә, мәйданда да иртәдән-кичкә кадәр җыр-моң яңгырады, үзешчән артисларыбыз кунакларга төрле телләрдә җырлар башкарды. “ТАТМЕДИА” җитәкчелеге һәм кунаклар милли өйчекләр белән дә таныштылар.
Теркәлү үткәч һәм бераз сыйланудан соң, катнашучылар тантаналы парадка тезелделәр. Мәйдан буйлап беренче булып хуҗалар – “Чирмешән-информ” коллективы үтте, аннан соң, алфавит буенча, Әгерҗедән Ютазыга кадәр районнар делегацияләре чыгыш ясады.
“Бирнә җыю” дигән борынгы йола чарага аерым үзенчәлек өстәде. Гармун моңы астында Чирмешән редакциясе вәкилләре, барлык делегацияләр яныннан үтеп, символик бүләкләр җыйдылар. Берсеннән-берсе үзенчәлекле бу бүләкләр ярышларда һәм милли уеннарда катнашучылар өчен әзерләнде.
Сүз – каләм осталарына
Бәйрәмне алып баручы чараны ачып, катнашучыларга “ТАТМЕДИА” җәмгыятенең зур гаилә икәнлеген искә төшерде: ул 64 редакцияне, 81 интернет-ресурсны, Татарстан халыкларының дүрт телендәге газеталарны һәм социаль челтәрләрдә 3 миллионнан артык укучысын берләштерә.
Тармак җитәкчеләре сәламләү сүзләре белән чыгыш ясадылар. Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы башлыгы Айдар Сәлимгәрәев хезмәттәшләренә иҗади уңышлар теләде.
-Гадәттә, журналистлар башкалар ял иткәндә эшли, ә бүген үзебез дә ял итәбез, - диде ул.
Район башлыгы Рамил Айбатов кунакларга безнең мәйданчыкны сайлаганнары өчен рәхмәт белдерде һәм журналистларны биредә күрү - зур хөрмәт икәнлеген ассызыклады.
-Киләсе елда да сезне үзебездә көтәбез, - диде Рамил Тәлгать улы.
Җитәкчелек тә көне буе журналистлар белән бер мәйданда булды.
– Бүген без журналистның бары тик блокнот һәм диктофон белән генә түгел, ә актив тормыш позицияләре булган, рухы һәм тәне белән көчле шәхес икәнлекләрен күрсәтәбез, – диде җәмгыятьнең генераль директоры Шамил Садыйков.
“Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясе генераль директоры, ТР Журналистлар берлеге рәисе Илшат Әминов мондый очрашулар профессиональ элемтәләрне ныгыта, дип билгеләп үтте. Җитәкчелек аерым катнашучыларга лаеклы бүләкләр тапшырды. Район редакциясен 95 яшьлек юбилее белән котлап, район башлыгы – 100 мең сумлык, “ТАТМЕДИА” агентлыгы 50 мең сумлык сертификатлар белән бүләкләделәр.
Дәфтәр белән – турникка
Рәсми өлеш тәмамлангач, майдан зур спорт аренасына әйләнде. Программа хәбәрчеләрнең көчләрен барлык яктан да сынау өчен төзелгән иде. Уеннар әтәч куу белән башланып китте, каләм осталары бик җитез булдылар, әтәчләрне бик тиз эләктерделәр.
Тамашачылар волейбол буенча мавыктыргыч матчларны һәм сумодагы бәрелешләрне кызыксынып күзәтте. Иң күркәмнәре исә традицион уеннар булды: көянтә-чиләк белән су ташу, кашыкка йомырка куеп йөгерү, чүлмәк вату һәм, әлбәттә, аркан тартышу.
Утын кисү һәм гер күтәрү ярышлары зур кызыксыну уятты. Төрле шатларда эшләргә ияләшкән журналистлар гер дә күтәрделәр, кул көрәшендә һәм турникта тартылуда көч сынаштылар.
Ярышлар йомгаклары буенча иң күп очко җыйган “Мамадыш-информ” редакциясе коллективы җиңүче булды.
Киләсе очрашуларга кадәр
– Сез бүген Татарстан журналистларының универсаль кешеләр икәнлеген исбатладыгыз. Тиз язу белән бергә, тиз йөгерә дә, ә иң мөһиме – елмаеп җиңә дә беләсез, – дип йомгаклады алып баручы Альмир Жораев.
Чараны тәмамлап, оештыручылар Чирмешән районы җитәкчелегенә һәм шәхсән Рамил Айбатовка кунакчыл кабул иткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр, барлык катнашучыларны да күтәренке кәеф белән, сау-сәламәт өйләренә кайтып җитүләрен теләделәр.
52 редакциядән 500гә якын кеше катнашкан республика күләмендәге чараны оештыруда районның барлык оешмаларының да өлеше зур. Район җитәкчелегенә, мәдәният, мәгариф хезмәткәрләренә, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, Чирмешән аграр техникумы коллективларына, гомумән, бу эштә безгә ярдәм иткән, өмәләрдә катнашкан барлык райондашларга да рәхмәт.
Мондый масштаблы вакыйгаларны уздыру профессиональ бергәлекне ныгытып кына калмый, ә «Туризм һәм кунакчыллык» милли проектын гамәлгә ашыруга да өлеш кертә, Татарстанның туристлык җәлеп итүчәнлеген арттыруга ярдәм итә
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев