Чирмешәндә Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне уңаеннан дистәләгән якташыбызга медальләр тапшырдылар
Район үзәгендәге Азатлык сугышчысы һәйкәле янында оештырылган митингта төрле елларда Ватаннан читтә хәрби бурычларын үтәгән якташларыбызга хөрмәт белдерделәр.
1 июльдә Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә. “Батырлык һәм ныклык эзләре буенча” дип аталган әлеге чара да шул бәйрәм уңаеннан оештырылды. Әфган, Чечен сугышлары ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашкан якташларыбыз Мәңгелек ут янына җыелдылар.
Хәрби хәрәкәтләр ветераннарын район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов котлады.
- Сез халык һәм милли бердәмлек символына, фидакарьлек үрнәгенә әверелдегез. Сезнең батырлыгыгыз онытылмас! – диде Илнур Минсәгыйть улы.
Кайда кыен - хәрби хәрәкәтләр ветераннары шунда булган, башка халыкларның язмышларын хәл иткәннәр. Алар тарихның бер өлеше, Әфганстаннан Чечняга кадәр, Сириядән тынычлык урнаштыру операцияләренең кайнар нокталарына кадәр барып җиткәннәр. Һәр язмыш – үзе китап. Һәр тарих - батырлык.
Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Рушан Даутов митингта катнашучыларны котлады һәм дистәләгән райондашыбызга “Кавказдагы хәрби хәрәкәтләр ветераны” медальләре тапшырды.
Чарада катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тын калып искә алдылар һәм Мәңгелек ут түренә чәчәкләр һәм веноклар куйдылар.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев