Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә Нәүрүз кунакларын карабодай боткасы белән сыйладылар

Салкын кышны озатып, матур язны каршы алуның иң матур йоласы – Нәүрүз бәйрәмен район үзәгендә быел да зурлап үткәрделәр. Яшьләр мәйданчыгы милли көйләргә күмелде.

Нәүрүзгә район үзәге мәктәпләре укучылары җыелды. Бәйрәм күңелле җырлар, дәртле биюләр белән башланып китте. Балалар һәм яшьләр бергәләп кышны озатты, язны каршы алды.

Тамашаның иң шаян мизгеле – Кыш Бабай белән Нәүрүзбикәнең очрашуы иде. Кыш бабай үз биләмәләрен тантаналы рәвештә Нәүрүзбикәгә тапшырды.

Чара барышында укучылар төрле уеннарда катнаштылар, җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр. Нәүрүзбикә иң актив катнашучыларны татлы бүләкләр белән сөендерде.

Бәйрәмнең төп нотасы – Нәүрүз боткасы булды. Традиция буенча, кунакларны карабодай ярмасыннан әзерләнгән тәмле ботка белән сыйладылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев