Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Бәйрәмнәр

Чирмешәндә күршеләр бәйрәм итә

Район үзәгенең Совет урамы халкы бер йорт ишегалдына җыелып бәйрәм итте.

 “Орион” яшьләр үзәге хезмәткәрләре күпкатлы йортларда яшәүчеләр өчен, “Татарстанда җәй” проекты кысаларында “Дус күршеләр” бәйрәме оештыра.

Шундый беренче чарада, “Безнең ишегалды” программасы кысаларында капиталь ремонтланган Дзержинский, 39А йорты ишегалдында, халык бик күп иде. Биредә олы яшьтәгеләр дә, балалар да күңелле ял итте. Олыраклар җырлап, биеп күңел ачканда, малайлар һәм кызлар мәш килеп уйнадылар. “Яшьтәш” клубы хезмәткәрләре балаларга квест-уен тәкъдим итте. Оештыручылар кунакларның күңелләрен бүләк биреп тә күтәрделәр. Актив кешеләр, яшь гаиләләр дә бүләксез калмады.

Оештыручылар июль ае дәвамында, атна саен, берәр урам халкына яхшы кәеф өләшә. Бу атнаның пәнҗешәмбесендә Татарстан һәм Юл урамнары халкы Татарстан урамының 5 нче йорты ишегалдына бәйрәмгә җыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев